Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

  ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртәгә көндез һәм кичен урыны белән    кыска вакытлы яңгырлар явачак һәм яшен булачак. Боз явуы фаразлана. Яшен вакытында кайбер урыннарда җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип искәртә синоптиклар.

   Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 17дән 22 градуска кадәр җылы була. Көндез һава +31.. +36 градуска кадәр җылыначак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International