Бүген, 23 июньдә, Чүпрәле районы Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, район прокуроры Илдар Маликов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге габарит контролен тәэмин итү бүлеге башлыгы Олег Космаков, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм комиссия составы катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы үз чыгышында Чүпрәле районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләде. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре итеп ул машина йөртүчеләрнең тәртипсезлеген, тизлек режимын арттыруны һәм транспорт белән исерек килеш идарә итүне атады. Ул шулай ук балаларны автомобиль транспортында, мәктәп автобусларында йөртүгә игътибар итте, балалар травматизмын профилактикалау мәсьәләләренә кагылды, җәйге каникуллар вакытында, лагерьларда балигъ булмаган балалар белән профилактик чаралар үткәрү кирәклеге турында билгеләп үтте.
Казан шәһәре ТИнең үлчәү һәм габарит контроле бүлеге башлыгы Олег Космаков үз нотыгында үлчәү һәм габаритлы контроль һәм юл буе полосалары мәсьәләләрен күтәрде.
Утырыш барышында Матак - Шланка – Иске Чүпрәле автоюлында кырларда эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы өчен съездның булмавы, юл билгеләре турында мәсьәләләр күтәрелде.
Утырыш ахырында Данис Сатдинов киңәшмәгә йомгак ясады һәм вазыйфаи затлардан юлларда куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итүне шәхси контрольгә алуны сорады.