Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

  Бүген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының начарлануы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. 

   Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр көчле җил фаразлана, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International