22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне: Чүпрәледә митинг узды, шәмнәр кабынды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

   1941 нче елның 22 июне - илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алына, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр хәтердә тагын бер кат яңара. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.

   Әлеге тарихи вакыйга алдыннан ел саен кичен Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясе үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

   21 июнь нәкъ 21.00 сәгатьтә район җитәкчеләре, волонтерлар, оешма-предприятие хезмәткәрләре, ил азатлыгы өчен канкойгыч сугышта гомерләрен кызганмаган якташларыбыз истәлегенә  Дан һәм хезмәт монументы алдында шәмнәр кабызды.

   22 июнь иртәсендә исә Кайгы һәм Хәтер көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

  - Моннан 80  ел элек тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал алды. Илебезне дошманнан саклау өчен районыбыздан фронтка 14 меңнән артык кеше китте, шуларның яртысына гына туган җиренә әйләнеп кайту насыйп булды.  Без бүгенге тыныч тормышта яшәвебез белән яу кырында ятып калганнарга бурычлы. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Сугыштан кайтмаганнарга, алган яраларыннан тыныч тормышта вафат булганнарга да - мәңгелек дан!-диде район Башлыгы Марат Гафаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International