Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату тантанасы булды

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

   Бүген, 21 июнь иртәсендә, П.В. Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату булды.

   Армиягә чакырылучыларның чираттагы төркеменә Яңа Элмәледән Станислав Николаев, Олы Чынлы авылыннан Инсаф Хафизов, Югары Каракитәдән Айрат Якупов керде.

   Призывникларны озатырга туганнары һәм якыннары килгән иде. Бу чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

   Традиция буенча, булачак ил сакчыларын китәр алдыннан, яшь солдатларга котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен һәм хәрби дисциплинаны үтәүләрен теләде.
   Нәкъ иртәнге сәгать 5тә Чүпрәле районыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар белән автобус Казанга кузгалып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International