Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2021 елның 18 июне, җомга

   Федераль салым хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләрен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru сайтыннан алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез.

   Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре: физик затлар тарафыннан салымнар һәм салым түләүләре буенча бурычлар турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре, шулай ук салым хисаплылыгы рәвешләрен бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һ.б. лар турында түләүсез мәгълүмат бирү. 

   Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге белән www.gosuslugi.ru сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International