Чүпрәле районы Башкарма комитетында ел саен үткәрелә торган «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс ТР Экология министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «ЭКОяз» акциясе бара. Акциянең төп максаты - гражданнарның экологик культурасын күтәрү һәм Татарстан халкын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү.
2021 елда акция алтынчы тапкыр ике этапта узды:
- 1 этап - район этабы, 2021 елның 1 апреленнән 14 маена кадәр;
- 2 этап - республика этабы, 2021 елның 15 маеннан 31 маена кадәр.
Акция кысаларында барлык теләүчеләр конкурсларда түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:
- "Иң яхшы балалар бакчасы»
- "Иң яхшы мәктәп»
- "Иң яхшы гаилә»
- "Иң яхшы предприятие»
- "Иң яхшы экоишегалды»
- "Иң яхшы муниципаль берәмлек".
Быел Чүпрәле районыннан «Иң яхшы балалар бакчасы» һәм «Иң яхшы мәктәп» номинацияләрендә ике җиңүче билгеләнде. Бу Иске Дуван башлангыч мәктәп-балалар бакчасы һәм Советлар Союзы Герое С.А. Уганин исемендәге Матак урта мәктәбе.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне идарә башлыгы Николай Васин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырдылар.