Татарстанда урманнарга керү тыела

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

   Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 16 июньнән Татарстанда урманнарга керү тыела. Чикләү 21 көнгә кертелә. 

   Статистика мәгълүматлары буенча, 90 процент очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү була. Урманнарда яисә урман массивлары тирәсендә янгын турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International