Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 24 июненә Чүпрәле муниципаль районы халкына видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Юридик ярдәм кирәк булган кешеләргә алдан 2-23-50 телефон номеры буенча язылырга һәм 24 июнь көнне билгеләнгән вакытта Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасына (Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 13 йорт, конференц-зал) килергә кирәк.