Иртәгә, 9 июньдә, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Яшен вакытында җилнең көче секундына 15-18 метрга кадәр җитәячәк.
Төнлә һава температурасы 10-15 градусны тәшкил итәчәк, көндез һава +23, +28 градуска кадәр җылыначак.