Әлеге проект ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында эшләтеп җибәрелде.
Проекты 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган һәм актив, сәләтле яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Алар үз проектларын төрле өлкәләрдә — IT, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, спорт һ. б. өлкәләрдә тормышка ашыра алалар.
Проект Татарстанда быел икенче тапкыр тормышка ашырыла һәм анда татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, хәтта чит ил кешеләре дә катнаша. Бу идеяле кешеләрнең бергә очрашуы, үз проекты, үсеше өчен ресурслар табуның ачык мисалы.
Чүпрәле районына алар иртә таңнан ук килде. Иртәнге сәгать 8дә чүпрәлеләр аларны чик буенда ипи һәм тоз белән каршы алды.
Көн программасы бик нәтиҗәле һәм чараларга бай булды. Эшлекле, экскурсия сәфәре кысаларында яшь лидер-бизнесменнар беренчеләрдән булып Кече Чынлы авылына тукталдылар. Биредә алар Фәнил Җәббаровның сөт цехында булдылар. Цехның эшчәнлеге, продукциясе белән таныштылар. Исегезгә төшерәбез, объект 2015 елда ачылды һәм ул сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Болар: төрле йогуртлар, эремчек, каймак, сөт өсте, кефир, ряженка һәм башкалар. Продукция якын-тирә районнарга, Ульяновск өлкәсенә һәм Казанга озатыла.
Фәнил Җәббаров сөт цехын булдыру өчен республикадан алган ярдәм чаралары, киләчәккә планнары турында сөйләде.
Моннан тыш, Кече Чынлы авылында мәдәни-белем программасы әзерләнгән иде. Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы директорлары Тәскирә Ибраһимова җитәкчелегендә мәктәп яны участогында күргәзмә оештырганнар иде, үзләренең уңышлары, спортттагы, укудагы казанышлары, шулай ук откан һәм тормышка ашырыла торган грантлар турында сөйләделәр.
Яшь лидерлар СССР Авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның туган Уби авылында да булдылар. Биредә алар якташыбызга багышланган авиамузейны карадылар.
Альфред Хәйруллинның җиләк-җимеш участогы эшчәнлеге белән танышу максатыннан чираттагы тукталыш ясалды.
Бүгенге көндә эшмәкәрнең җиләк-җимеш хуҗалыгы 35 гектарны, 141 гектарны исә алма бакчасы били. Киләчәктә Хәйруллиннарның планнары 270 гектарда карлыган һәм чия үстерү. Татарстан Республикасы ярдәме белән 211 гектар мәйданда мелиорация эшләре башкарганнар алар, якындагы күлне дә ярдәм нигезендә төзекләндерәләр.
– Ятып торган таш астына су акмый, - ди Альфред Хәйруллин. - Йөгерергә, чабарга, эзләнүдә булырга тиеш эшмәкәр.
Аннары проект вәкилләре Ульяновск өлкәсе чигендә урнашкан Татар Шатрашаны авылындагы цеолит заводына юл тоттылар. Монда аларга табигый ятманың ничек чыгарылуы һәм аның нинди максатларда кулланылуы күрсәтелде.
Завод 2016 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Бүгене көндә аның беренче линиясе 90 процент йөкләнеш юелән эшли. Икенче линия исә эшләтеп җибәрү стадиясендә. Карьерда елына 100 000 тонна чимал чыгарыла.
Яшь лидерларга «Агротранспорт» җәмгыяте эшчәнлеге белән танышу кызыклы булды. Ширкәт нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә: сарыклар, үгезләр, атлар үстерә. Шулай ук үз продукциясен - көнбагыш мае җитештерә. Моннан тыш, хуҗалыкта җиләк-җимеш юнәлеше дә үсәш ала.
Район үзәгендә яшь лидерлар «Идел буе Цеолиты» продукциясен ничек, икмәк заводында ипи, булка эшләнмәләренең ничек пешергәннәрен күрделәр, сәнәгать мәйданчыгында да йөрделәр.
Сәфәр программасы районның мәдәни-белем бирү учреждениеләрендә булу белән дә бай булды Кунаклар «Чемпион» спорткомплексында, «Талантлар планетасы» балалар иҗаты йортында, сәнгать мәктәбендә булдылар. Балаларның түгәрәкләрдә ничек шөгыльләнүләрен, биюләрен, җырлавын карадылар. Шулай ук, район тарихы белән таныштылар, сугыш елларында һәлак булган чүпрәлеләрне искә алдылар, Хезмәт һәм Хәрби Дан монументына веноклар куйдылар.
«100 лидер –Татарстан киләчәге» республика проекты вәкилләренең сәфәре район башлыгы Марат Гафаров белән очрашып төгәлләнде.
Район башлыгы Чүпрәле районының икътисади потенциалы турында сөйләде.
– Чүпрәле халкы күп эшли. Иген үстерә, мал-туар асрый. Нигездә район авыл хуҗалыгына йөз тоткан. Әмма биредә эшкәртү, җитештерү юк. Менә бу юнәлеш–безнең киләчәккә булган төп максатыбыз, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров. –Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, өстәвенә, Татарстан Республикасы хөкүмәте тараыннан да ярдәм итү буенча гаять зур чаралар күрелә. Мөмкинлекләрне куллана белергә кирәк.
Очрашу кысаларында яшь лидерлар күргәннәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен керттеләр. Аерым алганда, алар Чүпрәле районында эчке туризмны үстерү, шулай ук яшьләр өчен ял чараларын оештыру мөмкинлекләрен булдыруны билгеләп үттеләр. Бу-яшь лидерларның төрле клублары, укыту-өйрәтү юнәлеше. Сүз уңаеннан, проект вәкилләре бу юнәлештә онлайн-офлайн укулар оештырырга һәм ярдәм итәргә әзер булуларын әйттеләр.
«Сездә барысы да бик яхшы. Юллар да төзек, кешеләр дә кунакчыл. Безгә барысы да бик ошады. Әмма бизнес вәкилләренә үз продукцияләрен социаль челтәр аша сатуын күрмәдек. Бүгенге замана шартларында һичшиксез интренет челтәрендә клиентлар белән мөнәсәбәтләр урнаштыру серләрен һәм үз продукциянеңне сатуны өйрәнергә кирәк. Без сезгә бары тик уңышлар телибез, - дип билгеләп үтте проект вәкиле.