Чүпрәле районында Сабантуйга бүләкләр җыю башланды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

   Кече Чынлы авылында Сабантуй бәйрәменә әзерләнәләр. Бәйрәм алдыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләкләр җыюга чыктылар.

   Бүләкләр җыю - һәр авылның төп бәйрәменә - Сабантуйга әзерлекнең күңелле, игелекле, борынгы традициясе.

   Бүләкләр җыю халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Бөтен авыл өчен чын күңелле бәйрәм булды.
   Кече Чынлы авылында Сабантуй 13 июньдә узачак. Бәйрәмнең махсус кунагы Фирдүс Тямаев булачак. 

   Исегезгә тошерәбез, Иске Чүпрәле авылында Сабантуй 12 июньдә, Чуваш халкының Акатуй бәйрәме -13 июньдә Убей авылында узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International