Марат Гафаров "Бердәм Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашты

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

     Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашты. Ул Иске Чүпрәле авылындагы район мәдәният йортында оештырылган үзәк исәп-хисап участогында тавыш бирде.

     Марат Ринатович сүзләренә караганда, праймериз — иң яхшы кандидатларны билгеләү өчен тагын бер мөмкинлек.
     - Әгәр дә без  мәсьәләләрне хәл иткәндә фикерләребезнең исәпкә алынуын телибез икән, җаваплы булу һәм гражданлык активлыгын күрсәтү мөһим, — дип билгеләп үтте район башлыгы.

     Бүген Чүпрәле районында 7 хисап участогы ачылды. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык участокларда да Роспотребнадзор таләпләре саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International