Алтынчы Глобаль куркынычсызлык атнасы, «Игътибар - балалар» профилактик чарасы һәм «Бала - төп пассажир!» дәүләт автоинспекторлары Иске Чүпрәле авылында 3 бала тәрбияләүче Кудрявцевлар гаиләсенә автомобиль бүләк иттеләр.
Бүләкне «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактикалау бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм Чүпрәле районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Дамир Даутов тапшырдылар. Алар яшь гаиләгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
- Кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы - балалар өчен тотып тору җайланмасы, сезнең очракта – автолюлька, - дип билгеләп үтте Лилия Вахитова.
- Безнең гаиләдә өч бала, өлкәннәр Даниил белән Макариягә 3әр яшь, ә Миланга әле бер ай гына. Улларының инде автокреслолары бар иде. Тик менә хәзер кызымның да үз автолюлькасы булачак. Без мондый игътибарга һәм бүләккә бик шат. Аеруча район автоинспекторлары һәм Лилия Вахитовага зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, эшләрендә уңышлар телибез, - диделәр Ирина һәм Александр Кудрявцевлар.
Чара барышында Кудрявцевлар гаиләсенә шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырылды. Мондый шатлыклы чарага үз оныкларының һәм балаларының шатлыгын уртаклашырга әби-бабайлары да килгән иде.