22 майдан 26 майга кадәр Чүпрәле районының «Чайка» лагерында район мәгариф учреждениеләренең 10 сыйныф укучылары белән уку җыеннары узды. Өлкән сыйныф укучылары әле ант итмәгән,алар хәрби бурычлылар дип саналмый.
Соңгы көнне, 26 майда, хәрби - кыр җыеннарының ябылу тантанасы булды, анда нәтиҗәләр ясалды. Чарада Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары урынбасары Марсель Измайлов катнашты.
Балаларны шулай ук Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары урынбасары Марсель Измайлов та сәламләде.
Тантаналы сүзләрдән соң, булачак хәрби хезмәткә чакырылучылар, бер адым һәм тигезләнеш чигеп, сугыш еллары җырларын башкарып, марш белән уздылар.