Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Яңа Кәкерле авылында яшәүче Фирдания Җәлалетдин кызы Шәкүрованың өендә булды. Сәфәренең максаты озын гомерле Акъәбинең тормышындагы күңелле вакыйга белән бәйле иде, аңа бүген 90 яшь тулды.
Район башлыгы Марат Гафаров юбилей уңаеннан РФ Президенты һәм үз исеменнән котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Иң изге теләкләр теләде, ил өчен авыр вакытта күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фирдания Җәләлетдиновна кечкенәдән бик күп авырлыклар күргән. 9 яшеннән әнисез кала, әнисе аның кулында үлә, әтисен фронтка алалар. Абыйларын иртә югалта, алар тиф авыруыннан үлә.
Аларны әбиләре тәрбияләп үстерә. Әтиләре сугыштан кайткач, янә өйләнә һәм тормышлары бераз бераз җайлаша. Әмма балачагын, Фирдания апа күз яшьләре белән искә ала. Исән калу өчен, бакчада черек, туңган бәрәңге эзләргә туры килгәне турында сөйли.
Аннан соң ул авылдашына кияүгә чыга, бергә бәхетле гомер кичерәләр. Гаиләдә җиде бала туа. Кызганыч олы улы җирләгән ул.
Бүген Фирдания апа улы гаиләсе белән Иске Кәкерле авылында яши. Тик җәйгә туган йортына кайтырга теләк белдергән. аны карап, тәрбияләп торырга Мәскәү өлкәсеннән кызы кайткан.
Юбилярның җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Фирадания апа үз адресына изге теләкләр юллаган өчен өчен бик шатланды. Кунакларга исәнлек, эшләрендә уңышлар теләде.