Район башлыгы Марат Гафаров чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән тәбрикләде һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.
Уку йорты директоры Марс Хәлиуллин да чыгарылыш укучыларына җылы сүзләрен җиткерде. Үзенең чыгышы ахырында ул 2-8 сыйныфлардагы уку алдынгыларына мәктәпнең акчалата премиясен тапшырды.
Бәйрәмгә элек елларда Алешкин-Саплык урта мәктәбен тәмамлаган, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, галим Роберт Ильязов та кайткан иде. Ул үзенең исемле стипендиясен гамәлгә кую инициативасы белән чыкты.
Якташыбыз мондый проектларның күптән Белоруссиядә булуын сөйләде һәм аның туган мәктәбендә дә эшләвен тели.
Роберт Гыйниятулла улы уку алдынгылары, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм спорттагы казанышлары өчен Алешкин-Саплык мәктәбе укучылары Алия Карусевага, Екатерина Максимовага . Анжелика Филипповага, Ангелина Мышовага , Екатерина Журавлевага һәм Инесса Журавлевага РФның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, профессор Р.Г. Ильязов исемендәге премиянең сертификатларын һәм стипендияләр тапшырды, киләчәктә дә үзенең стипендиатларына ярдәм итеп торачагын әйтте.