Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 20 маендагы 17 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде::
1) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»15.12.202020 ел, № 4/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2020 елга бюджеты үтәлеше турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында гавами тыңлауларны (җәмәгать фикер алышуларын) оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым муниципаль норматив актларына үзгәрешләр кертү турында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү чаралары турында.
6) төрле.
Район Советы утырышы 2021 елның 27 маенда 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.