2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чексыз товар сатып алуга ризалашмагыз.
Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).
Чек - сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын бик җиңел исбатларга, ул булганда белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен исәп – хисап алуга тотылган сумманың 13% ын алырга мөмкин.
Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә үзе җитештергән исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Шулай ук, әлеге кушымта чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә юлланган хокук бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.
Элемтә өчен телефон: 8-800-222-2-222