Район башлыгы Марат Гафаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов язгы кыр эшләре буенча иң югары курсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү өчен кырларга чыктылар.
Район кырларында бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар чәчү төгәлләнү алдында. Механизаторлар арасында ярыш киң җәелдерелде. Инде язгы кыр эшләренең әйдәп баручылары да билгеле.
Шушы көннәрдә язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, район башлыгы Марат Гафаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов П.В. Дементьев исемендәге агрофирма филиалында караган басукырларга килделәр. Аларны агрофирманың директоры Владимир Николаев озатып йөрде.
Механизаторларны хөрмәтләү агрофирманың Городище филиалыннан башланды.
Рәхмәт хатларын һәм акчалата премияләрне механизаторлар: Алексей Манков, Зөфәр Йосыпов, Петр Архипов, Николай Архипов, Сергей Нурин, Борис Рафиков, Владимир Кудряшов, Валерий Лепешкин, Камил Камалов, Александр Мурдускин, Илдар Ситдыйков, Геннадий Фадеев; КамАЗ автомашиналары шофёрлары Марат Мердеев һәм Наил Әмиров алды.