Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар үтә

2021 елның 14 мае, җомга

   Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрү дәвам итә. Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге чираттагы семинар-киңәшмә Иске Чокалы авылында узды.
  Семинарда катнашучылар авыл җирлекләре башлыклары, төрле хезмәтләр җитәкчеләре Яфизов, Сирачетдинов, Усманов, Хисамов, Низамовларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын карадылар.

   Алар барысы да җир игү, терлек үстерү һәм сөт саву белән шөгыльләнәләр. Район башлыгы Марат Гафаров аларга кооператив оештырырга һәм авыл халкының киләчәгенә бизнес-планнары булган, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең төрле программаларына кертү, шулай ук авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын куллану мөмкинлекләрен эзләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International