«Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалык рәвешләрен үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы»республика конкурсларында җиңүчеләр игълан ителде. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска 191 катнашучы кертелгән, 100 кеше җиңүче булган. Иң күп җиңүчеләр Азнакай, Буа һәм Кукмара районнарыннан.
Чүпрәле районыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы» номинациясендә - Ринат Әмирханов, «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы» номинациясендә - Альберт Әхмәдышин, «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» номинациясендә - Альфред Низамов, «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов җиңү яуладылар.