Чуаш теле көне уңаеннан Чүпрәледә "Талантлар үсеше" фестивале узды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

  28 апрель көнне Алешкин-Саплык мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Чуваш язуының барлыкка килүенең 150 еллыгына багышланган «Талантлар үсеше» балалар–яшүсмерләр фестивале булып узды.

   Анда Чүпрәле районының туган теле (Чуаш теле) дәресләре укытылган барлык мәктәп һәм тармак технологияләре техникумы укучылары катнашты.

   Фестивальне Алешкин-Саплык урта мәктәбе директоры Хәлиуллов Марс Әмир улы ачып җибәрде. Ул барысын да сәламләп, да уңышлар теләде.

   Фестивальдә катнашучыларны шулай ук район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин да сәламләде. Туган телендә ул туган телне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне яратырга кирәклеген билгеләп үтте.

  Чарада җиңүчеләр Диплом, Грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International