«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында, Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2021 елның 1 апреленнән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче затларны диспансеризация үтү өчен транспорт белән тәэмин итү яңадан торгызылды.
Проектның максаты - планлы дәвалау-диагностика чаралары узу, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр, медицина тикшерүләре үтү, планлы госпитализация. Өлкән кешеләр табибка чиратсыз керә алалар. Шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтү мөмкинлеге дә бар.
Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле - 2009 елның 1 сентябреннән башлап, Чүпрәле муниципаль районының медицина оешмаларына 826 өлкән яшьтәге китерелде.
Медицина оешмаларына китерү буенча эш фельдшерлар, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары белән берлектә, профилактик куркынычсызлык чараларын үтәү белән алып барыла. Көн саен транспорт чарасы санитар эшкәртү һәм җилләтү уза. Автомобильдә Шәхси саклану һәм антисептика чаралары бар.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Вафин Илгизәр Рафик улына 8(84375) 2-38-05 телефоны буенча, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Еникеева мөхәббәт Ринат кызы 8(84375) 2-22-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.