Чүпрәледә оешма-учреждениеләр арасында ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды.
28 апрель көнне «Культура» һәм «Администрация» хатын-кызлар командалары арасында 1 урын өчен финал уены узды. Көрәш нәтиҗәләре буенча, җиңүне "Администрация" командасы яулады.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада район предприятиеләре һәм учреждениеләре ир-атлары командалары арасында волейбол буенча район чемпионатына йомгак ясалды.
ТР Чүпрәле муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр ителгәнчә, каты көрәштә 1 урынны «спорт мәктәбе» ирләр командасы, 2 урынны «мәгариф бүлеге» командасы, 3 урынны «мәдәният һәм социаль яклау бүлеге»җыелма командасы алды.
Ярышлар Чүпрәле районының «Алтын» универсаль спорт залы һәм «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында узды.