Чүпрәле районының Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы барлыкка килде

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

   «Бердәм Россия» партиясе шахмат зоналарнын ачу проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе дә шахмат җыелмасы алды.

    Шахмат җыелмаларын алуда депутат, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин ярдәм итте.

   Мәктәп директоры Сергей Молгачев Алексей Ярухинга укучыларының интеллектуаль һәм иҗади үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен рәхмәт белдерде.

   Сүз уңаенда, Яңа Уби мәктәбе яңа уку елында шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәге ачылышына әзерләнә. Әлеге программа буенча биредә өч кабинет җиһазланган: химия, биология һәм физика. Бүгенге көндә ремонт эшләре башкарылган, дәресләр үткәрү өчен кирәкле җиһазлар һәм предметлар кайтуын көтәләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International