Чүпрәле активистлары Дачный поселогының "Дуслык" паркын төзү проекты буенча фикер алыштылар

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

   Быел безнең районда җәмәгать пространстволарын үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Дачный» бистәсендә «Дуслык» паркын төзү планлаштырыла.

  Бу уңайдан район мәдәният йортында "Дуслык" паркының 2022 елга 2 нче чираты нинди булачак? дигән темага җәмәгать тыңлаулары булды. Чараны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов ачты һәм катнашучылардан идеяләре белән уртаклашуларын сорады.

  Фикерләр күп һәм төрле булды, аларның барсы да беркетмәгә кертелде. 
   «Ф-Арт групп» вәкиле белән киләсе очрашу һәм өстәмә проект белән танышу якынча өч айдан соң булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International