Чүпрәле районында «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021» конкурсының муниципаль этабы узды. Ул 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында районның 21 мәктәбеннән укучылар командасын җыйды.
"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2021" конкурсының муниципаль этабы Дәүләт автоинспекциясенең (ДАИ) - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) 85 еллыгына багышланган иде.
Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Буа бүлегенең профилактика бүлеге начальнигы Лилия Вахитова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Александр Кочуров һәм Рамил Шәрәпов, район мәгариф бүлеге белгечләре катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов яшь инспекторларны сәламләп, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Район мәктәпләреннән яшь инспекторларга ярышның биш этабында катнашып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Гомумкоманда зачетында Алешкин-Саплык мәктәбе командасы - 5 урын, Чуаш Чүпрәлесе мәктәбе – 4 урын, Городище мәктәбе - 3 урын, Яңа Уби мәктәбе – 2 урын, Зур Чынлы мәктәбе – 1 урын алды.
Призлы 1, 2 һәм 3 урыннарны алган командаларга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан шәһәре территориаль идарәсенең Буа бүлегенең кубоклар, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.