Чүпрәледә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Быел бу чара 26 апрельдә Георгий тасмалаларын таратудан башланды. Чүпрәле районының Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылды. алар Георгий тасмаларын таратып кына калмадылар, музей бинасына керү юлында балалар ясаган Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланан рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырдылар.
Георгий тасмалары - езнең һәрберебезгә ветераннарга хөрмәт белдерү, һәлак булучыларны искә алу, шулай ук бөтен ил буенча кешеләрне берләштерү мөмкинлеге.