Синоптиклар фаразына караганда, 2021 елның 28 апрелендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Көндез республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, юеш кар явачак. Төнлә һава температурасы минус 2 дән плюс 3 градуска кадәр булыр дип фаразлана, көндез максималь һава температурасы 7-12 градусны тәшкил итәчәк.