2021 елның 17 апреленнән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара Федераль салым хезмәтенең Чүпрәле районындагы территориаль-аерымланган бүлекчәсе эшен туктатты. Салым түләүчеләргә салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте районара инспекциясендә Яшел Үзән шәһәре, Туктаров урамы, 1 йорт адресы буенча тулы күләмдә башкарылачак. Инспекциянең операцион залында салым түләүчеләрне кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 9:00дән 16:45кә кадәр бара.
Салым хисапларын кабул итү һәм түләүсез мәгълүмат бирү буенча дәүләт хезмәтләре төшке аш вакытында, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 20:00 сәгатькә кадәр озайтылган режимда күрсәтелә.
Консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 түләүсез телефоны, шулай ук инспекциянең nalog.gov.ru Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган барлык телефоннары буенча алырга мөмкин.