Чүпрәледә 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча беренчелеккә турнир узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

   24 апрель көнне «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча турнир узды.

   Чараның тантаналы өлешен Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов һәм Чүпрәле районында бадминтон буенча федерация президенты Сингх Раджеш ачып җибәрделәр.

   Турнирда көчсезләр һәм җиңелүчеләр булмады, барысы да үзләрен җиңүгә лаеклы икәнлеген күрсәттеләр.

   Барлык җиңүчеләр дә грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International