25 апрель көнне «Акчарлак» йөзү бассейнында Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында Туган тел көненә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган йөзү буенча ярышлар үтте. Аларны котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов һәм Чүпрәле муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов килделәр. Алар катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
Барлык спортчылар да үз осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләрне һәр дистанциядә иң яхшы техник нәтиҗә буенча билгеләделәр. Ярышлар тәмамланганнан соң, 1,2,3 урынны алган егет-кызларны грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр.