24 апрельдә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йортында «Татарстанның Чуваш чибәре-2021» республика матурлык һәм талант конкурсы узды.
Әлеге бәйге ике елга бер тапкыр үткәрелә. Быел ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үтте һәм чуваш теле көненә багышланган иде.
Конкурсның финалында «Татарстанның Чуаш чибәре» титулы өчен Әлки, Нурлат, Чүпрәле, Буа, Алексеевск һәм Әлмәт районнарыннан сайлап алу турлары һәм кастинглары узган кызлар көч сынашты.
Чүпрәле районыннан бәйгедә Алия Карусева катнашты. Финалда конкурсантлар визит картасы, иҗади номер, милли чуаш ашлары тәкъдим иттеләр, шулай ук интеллектуаль бәйге уздылар.
Нәтиҗәдә, "Татарстанның Чуваш чибәре -2021" конкурсында Алия Карусева җиңеп, 1 урынны яулады! Котлыйбыз!.
Конкурсның оештыручысы - ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе, ТР халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты.