2021 елның 29 апрелендә 14:00 сәгатьтән 15: 30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына видеоконференция режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.
Түләүсез юридик ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга (884375) 2-23-50 телефоны буенча алдан язылырга һәм 29 апрель көнне 14.00 сәгатькә Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты конференцзалына килергә кирәк.