Чүпрәле районының яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык-2021"ның призлары белән бүләкләнде

2021 елның 23 апреле, җомга

   Казанда эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык-2021» ХХІ ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы узды.
   Чүпрәле районыннан суперфиналның гала-концертында "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле (җит.Лилия Җамалетдинова) "Хореография" номинациясендә һәм "Вокал-соло" номинациясендә Павлова Василиса (җит. Ландыш Сабирҗанова) катнашты.

   Нәтиҗәләр буенча Василиса Павлова 3 нче урынны алды һәм затлы тун, «Таң» ансамбле махсус приз (телевизор) белән бүләкләнде.
   Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International