Бүген, 16 октябрьдә, Башкарма комитетның утырышлар залында Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды.
Утырышта район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов катнашты.
Утырыш ачылганнан соң хисап комиссиясе һәм район Советы каршындагы Яшьләр парламенты секретариаты сайланды.
Көн тәртибе расланганнан соң, ачык тавыш бирү буенча Яшьләр парламенты рәисе балалар иҗат йорты директоры Дмитрий Аттин сайланды. Шулай ук Яшьләр парламенты рәисе урынбасары итеп Илдус Вәлиуллин, җаваплы сәркатип итеп Миләүшә Хәйретдинова сайланды.