Быелдан башлап ана капиталы акчаларын файдалану турында гаризаны кредит алган банкта да бирергә мөмкин

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге шуны искәртә: быелдан башлап, кредит акчаларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану турында гаризаны кредит алган банкта да бирергә мөмкин.

  «Ике мөрәҗәгать урынына (банк һәм Пенсия фондына) гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел кертемне түләүгә гариза бирелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

  Әгәр сертификат хуҗалары инде булган кредитны түләүгә яки торак сатып алуга яки төзүгә кредит алган вакытта беренчел кертемне түләүгә ана капиталы акчаларын сарыф итәргә карар итсә, моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк.

   Моннан тыш, агымдагы елның апреленнән татарстанлыларның пенсия фондына килмичә, ягъни актив режимда ана сертификатын алу мөмкинлеге бар.

  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сертификат хуҗасы сертификатны карарга яки бастырып чыгарырга тели икән, моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (ЕСИА) расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

   ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International