2020 елда теләге булганнар кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә күчә ала. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аңлатканча, бу һәркемнең үз ирегендә. Бары тик 2021 елдан эшкә урнашканнар өчен генә хезмәт юлы турында белешмәләр электрон юл белән кертелә башлый.
2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр гариза язарга тиеш. Анда ул документны я кәгазь рәвештә саклап калуны сайлый, я электрон вариантка күчә. Кәгазь кенәгәдән баш тартса, аны кешенең кулына тапшырачаклар.
Кәгазь кенәгә кулга тапшырылганда, хезмәткәрнең аннан баш тартуы турында гариза имзаланганы хакында язу теркәлә. Әгәр инде кеше кәгазь кенәгәсен саклап калырга тели икән, кадрлар бүлеге, аның белән беррәттән, электрон кенәгә дә алып барачак.