Бүген, 2020 елның 10 октябрендә Чүпрәле районында, шулай ук барлык авыл җирлекләрендә зур спорт бәйрәме - «Татарстан кроссы- 2020 " узды.
Җиңел атлетика кроссы - катнашучылар саны һәм ил территориясендә географик җәелүе буенча иң масштаблысы. Ярышларда теләсә нинди әзерлек дәрәҗәсе булган төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Чара елдан ел Россия һәм Татарстан Республикасының әһәмиятле вакыйгасына әверелә бара.
Ярышларда катнашучыларны сәламләп, Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов барлык катнашучыларны спорт бәйрәме белән котлады, катнашучыларга яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.
Чара кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дигән РФСКНЫҢ алтын аерымлык билгесе тапшырылды.
Стартка районның иң кече яшьтән алып иң өлкән кешесе чыкты: яшь спортчылар - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар.
Йөгерештә иң яхшылары дипломнар, шулай ук медальләр белән бүләкләнде. Ә ярышларның иң яшь һәм өлкән катнашучысына бүләкләр тапшырылды.
Призлар җиңел атлетика федерациясе рәисе Евгений Иванцов тарафыннан әзерләнде.