Картлар йортында яшәүче Чүпрәле өлкәннәре янында

2020 елның 10 октябре, шимбә

   Барыбызның да озын һәм бәхетле тормышта яшисе килә. Кемдер үз картлыгын туган йортында исән-сау каршы ала, ә кемгәдер аны картлар йортында үткәрергә туры килә.

   Буа муниципаль районындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортта Чүпрәле районыннан 13 кеше яши. 9 октябрь көнне алар янында Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов булып кайтты. Ул барлык якташларга да район хакимияте исеменнән бүләкләр - азык-төлек җыелмалары бүләк итте. Аларның яшәү шартлары белән танышты, сәламәтлек, озын гомерләр теләде.

   Өлкәннәребез дә аларны онытмаулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International