2020 елның 8 октябрендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты.
Дәүләт Советында узган очрашуда «Җиңү адымнары» проектына йомгак ясадылар, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
Проектта Чүпрәле муниципаль районы укучылары да катнашкан иде. Иске Кәкерле урта мәктәбе һәм Зур Аксу урта мәктәбе финалга чыктылар. Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары Аббазов М.Ж. җитәкчелегендә «Җиңү адымнары-2020» Республика проектының «Ел ачышы» номинациясендә кубокка лаек булдылар, Зыятдинов Адель махсус призга лаек булды. Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Исаева Снежана (Храмова Н.В. җитәкчелегендә) «Җиңү адымнары-2020» медале белән бүләкләнде.