Көзге чакырылышта Чүпрәледән армиягә 35 егет китә

2020 елның 9 октябре, җомга

   2020 елның 1 октябреннән көзге чакырылыш кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

   8 октябрьдә Чүпрәле районында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен медицина комиссиясе эшли башлады. Комиссия нигезендә, табиблар Россиянең Кораллы Көчләре сафына чакырылучы егеләрнең хезмәткә яраклымы, юкмы икәнлеген билгеләячәк.

   - Көзге чакырылышта 35 Чүпрәле егете Ватанны саклауга алыначак, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлек җитәкчесе Радик Төхвәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International