Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2020 елның 1 октябрендәге 36 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының икенче утырышы чакырыла.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының даими комиссияләре турында.
3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты составын раслау турында.
4) Төрле.
Район Советы утырышы 2020 елның 9 октябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.