Өлкәннәр көне кысаларында Иске Чүпрәле авылында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Иртән иртүк базарда халык күп җыелган иде. Әлбәттә, ярминкәгә килүчеләрнең күбесе пенсионерлар. Махсус алар өчен оештыручылар авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. Бу көнне «Ак Барс-Чүпрәле» ҖЧҖ, «Низамов А.А.» КФХ, «Чынлы» ҖЧҖ һәм башкалар үз продукцияләрен саттылар. Шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмады. Бал, бәрәңге, төрле ярмалар - барысы да киң ассортиментта бирелде. Икмәк заводы үз кулинария эшләнмәләрен, күмәч, пироглар, икмәк тәкъдим итте.
Районның күпчелек предприятиеләре һәм оешмалары өчен мондый ярминкәләрдә катнашу күптән яңалык түгел. Ел саен аларга социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә кушыла, алар өлкәннәргә сатып алган продукциясен өйләренә илтеп бирергә ярдәм итә.
Бу ярминкәдә арпа, бодай, он, шикәр комы зур популярлык казанды. Халык аларны капчыклап сатып алды. Бәяләр нисбәте дә кулай иде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга бәйрәм кәефе тудырып, үзләренең җырларын бүләк иттеләр.