COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча чаралар комплексы

2020 елның 2 октябре, җомга

  Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы гражданнарга мәҗбүри таләпләрне үтәү һәм COVID-19 яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү буенча чаралар комплексын үтәргә кирәклеге турында хәбәр итә.

15 июльдән Татарстанда сату объектлары, шул исәптән сәүдә үзәкләре һәм базарлар, җәмәгать туклануы биналарында хезмәт күрсәтү эшләре яңадан башланды. Сәүдә объектларының эше берничә таләпне үтәп башкарылырга тиеш. 4 кв.м мәйданга 1 кешедән (хезмәткәрләрне дә кертеп) ярамый.

Яңа төр коронавирус  авыруның таралуына юл куймас өчен, саклык чаралары күрергә кирәк:

- Антисептиклар куллану;

- вируслы инфекцияләрне профилактикалау турында мәгълүмат урнаштыру;

- гражданнарның сату объектларында, хезмәтләр күрсәтү биналарында, җәмәгать транспорт чараларында, шул исәптән таксида, битлек, респираторлардан булуны шарт итеп куярга;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында" 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән бер үк вакытта тиешле бинада (территориядә) яисә чарада булырга мөмкин булган затларның санына карата таләпләрне арттыруга юл куймаска.

 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International