Гериатрия кабинеты булачак

2020 елның 2 октябре, җомга

   Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Чүпрәле районында да, гериатрик кабинетлар барлыкка киләчәк. Аларны ел ахырына кадәр ачарга планлаштыралар. Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.

  Гериатриянең нәрсә икәнлеген ачыклап китсәк, ул – карт кешеләрнең авыруларын ачыклаучы, профилактикалаучы, диагностикалаучы һәм реабилитация нигезләрен өйрәнүче фән. Димәк, гериатрия кабинетында врач-гериатр булып, ул өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшерәчәк, дәвалау чаралары билгеләячәк.  Әлеге эш «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күрсәткечләре буенча кеше гомеренең классификациясе: 

45 яшькә кадәр – яшьлек;

45-59 – уртача яшь;

60-74 – өлкән яшь;

75-89 – картлык;

90 яшьтән соң – озын гомерлелек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International