1 октябрь - Өлкәннәр көнендә Чүпрәле районында яшәүче Егорова Александра Яковлевна һәм Семенова Александра Степановна узләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Александра Егорова Кече Үби авылында туып-үскән, шунда эшләгән, шушы авыл егетенә кияүгә чыккан. Кызганычка каршы, юбиляр бик иртә тол кала. Берүзенә биш баласын аякка бастырыга туры килә аңа.
Бүгенге көндә юбиляр ялгызы яшәсә дә, балары аңа ялгызлыкны тоярга ирек бирми, куршедә генә улы яши, ә ял көннәрендә барлык балалары да янына кайта.
Юбилей датасы һәм бәйрәм белән Александра Яковлевнаны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин котлады. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре өчен юбилярга рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләде.
Чүпрәле районы Чуаш Бизнәсе авылында яшәүче Александра Степановна Семенованы 90 яшьлек юбилее белән Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов котладылар.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Александра Степановна Чуаш Бизнәсе авылында туган һәм шунда эшләгән. Кызганычка каршы, юбиляр берничә елдан бирле мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Ул кызы карамагында яши.

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.