Чүпрәле районы делегациясе шефлыкка алынган 58172 хәрби частендә булды, ул Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә урнашкан.
Делегация составында район Башлыгы Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин бар иде.
Бүгенге көндә биредә Чүпрәле районыннан 17 ир бала хезмәт итә.
Делегация хәрби часть командованиесе, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр – якташлар белән очрашу үткәрде. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән таныштылар. Хәрби частькә шефлык ярдәме рәвешендә телевизор тапшырылды, ә хәрбиләрне өй кухнясы белән сыйладылар.