Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

   Милкендә торак, гаражлар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар тиешле салымнарны һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салымны 2020 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.
   Салымнарны “Мой налог” мобиль кушымтасы, Россия Федераль салым хезмәте сайтында физик затлар өчен шәхси кабинетта «Салымнар һәм пошлиналар түләү " сервисы ярдәмендә, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.
   Әгәр түләүләр суммасы 100 сумнан кимрәк булган очракта белдерү кәгазе җибәрелми. Бу очракта салым түләүчегә ул киләсе елда, әгәр түләүләр 100 сумнан арткан очракта гына җибәрелә.
   Әгәр инспекциягә салым салу объектларына милеккә хокук барлыкка килү турында теркәүче органнардан белешмәләр килмәсә, исәпләнүләр (салым күләме) булмаска да мөмкин. Салым түләүче мондый очраклар салым органына  турында хәбәр итәргә тиеш.
   Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетка, яшәү урынына бәйсез рәвештә, түбәндәге ысуллар белән керергә мөмкин:
- исәпкә басу урынына бәйсез рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә логин һәм пароль булган теркәү картасын алырга;
- идентификация һәм аутентификация  бердәм системасын авторизацияләү үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru)  исәпкә алу мәгълүматы аша.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International